news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

60 млн сум урлап качкан инкассаторның җинаятьтәше тоткарланган – ТР буенча ЭЭМ

Банкка 12 млн сум акча кайтарылган

 (Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан полициясе хезмәткәрләре үз хезмәттәшен яралаган һәм 60 млн сумнан артык акча урлап инкассатор машинасында качкан инкассатор Игорь Богаченконың җинаятьтәшен тоткарланды, дип хәбәр итә ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

Тоткарланучы элек эзләүгә игълан ителмәгән булган. “Тикшерү мәнфәгатьләрендә тоткарланучы турында мәгълүмат бирелми. Игорь Богаченконы һәм Илья Кострубинны эзләү буенча оператив чаралар дәвам итә”, - дип билгеләп үтелә ТР буенча ЭЭМ хәбәрендә.

Бүгенге мәгълүматларга караганда, банкка 12 млн сум акча кайтарылган.

Искәртеп узабыз: 23 гыйнвар көнне сәгать 11.07дә Яшел Үзәннең Ленин урамында инкассатор егет хезмәттәшенең аягына табельле утлы коралдан атып, инкассаторның “Т669ОС/116rus” дәүләт номерына ия “Фольксваген Амарок” машинасына утырып качканлыгы хәбәр ителгән иде.

Полицейскийлар, оператив эзләү чаралары барышында, Яшел Үзәннең Столичная урамындагы 41нче йорт янында ташлап калдырылган «Фольксваген Амарок» маркалы инкассатор машинасын тапты. Анда урланган акчаның бер өлеше – 4 млн. сум да табылды.

Әлеге факт уңаеннан РФ Җинаять кодексының 162нче маддәсенең 4нче өлешендә ( һөҗүм итеп талау) каралган җинаять сыйфатлары буенча җинаять эше кузгатылган.

Җинаятьне ачуны Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин шәхси контроленә алган. Качкыннарның кайдалыгын хәбәр иткән өчен “Сбербанк” 1 миллион сум күләмендә акчалата түләү ышандыра.

Богаченко һәм Кострубинның утлы коралга ия булулары ихтимал. Алар кораллы каршылык күрсәтергә мөмкин.

Әлеге затлар турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучылардан «02» һәм «052» номерына яки 8 (843) 291-40-39 (факс), 291-40-42 (Татарстан республикасы буенча Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе) шалтырату сорала, дип мөрәҗәгать итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100