news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

6 сентябрьдә инвалидларның хокукларын саклау буенча кайнар элемтә ачыла

9.00дан 17.00 сәгатькә кадәр (843) 236-00-71 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин булачак.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). 6 сентябрьдә Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле республикада инвалидларның хокукларын саклау, аларны техник реабилитация чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча халык өчен кайнар элемтә уздыра. Бу хакта Казан мэрияснең рәсми порталында хәбәр ителә.

9.00дан 17.00 сәгатькә кадәр (843) 236-00-71 телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкләтле вәкиле аппараты.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot