6 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанга Михаил Бабич килде, Рөстәм Миңнеханов “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды, Удмуртиядә яңа мәчет ачылды.

Татарстан Президенты беренче тапкыр “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды / Республикада барлыгы 2500 яңа бүләк тапшырылачак.
Удмуртиядә яңа мәчет ачылды / Мәчетне Камбар районы Кама бистәсендә туып-үскән, хәзерге вакытта Чаллыда яшәүче Илгиз Шәмсиев төзеткән.

Омск татарлары шәһәр паркында беренче тапкыр 100 пихта агачы утыртты / Мәдәният һәм ял паркында яңа мәйдан – “Мәхәббәт һәм дуслык” аллеясы барлыкка килде.

Башкортстанда Милли костюмнар бәйрәменә әзерләнәләр / Чара "UFA – Kuraifest" программасы белән тәмамланыр дип планлаштырыла.

Казанлылар Җиңү паркында 100 алмагач утыртты / Татарстан башкаласында “Хәтер аллеясы” акциясе узды.

Свердловск өлкәсендә быелгы беренче Сабантуй 19 майга билгеләнгән / Екатеринбургта язгы чәчү төгәлләнүгә багышланган чара 10 июнь көнне, ә өлкәкүләм Сабан туе 30 июньдә оештырылачак.

Пензаның Гафур Коләхмәтов исемендәге халык театры гастрольләргә чыга / Бу гамәл һәр районда һәм һәр авылда театр хәрәкәтен яңарту максатыннан тормышка ашырыла.

Анкарада “Үлемсез полк” парады үткәрделәр / “Үлемсез полк” парадында Россия, Казахстан, Украина һәм башка ил кешеләре катнашты.

