news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

6 майга кадәр Казанның Җиңү проспектында юл урыны белән ябыла

Шәһәр Башкарма комитеты шул уңайдан автотранспорт хуҗаларына мөрәҗәгать белән чыкты

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Казанда юл эшләре җәелдерелүгә бәйле рәвештә, бүген сәгать кичке 6дан 6 май иртәнге 7гә кадәр Җиңү проспекты буйлап Сафиуллин урамыннан Зәкиев урамына кадәрге турыда 4 тасмалы транспорт юлының 2се ябыла.

Казан каласы Башкарма комитеты шул уңайдан автотранспорт йөртүчеләргә, юлда аеруча игътибарлы булырга, вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләренә буйсынырга һәм, мөмкин булса, ул турыны әйләнеп үтү маршрутын карарга кирәк, дип киңәш итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot