news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

6 майдан татарстанлыларга зиратка барырга рөхсәт итәчәкләр

Республика цифрлы пропусклар системасында яңа максат барлыкка киләчәк.

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). 6 майдан татарстанлыларның SMS-пропусклар ярдәмендә зиратка бару мөмкинлеге туачак. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

«Татарстан Республикасында яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан кертелгән тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булган чорда хәрәкәт итүгә махсус рөхсәтләр бирү тәртибенә, 5 пунктның 4 подпунктын түбәндәге редакциядә («4) зиратка бару») бәян итеп, үзгәреш кертергә», - диелә документта.

Шул ук вакытта, цифрлы пропусклар системасында яңа максат 6 майда гына барлыкка киләчәк. Республикада зиратка бару 11 апрельдән тыелган иде.

«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, Татарстанда иртәләрен саф һавада спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт иттеләр.

Өйдән чыгу өчен цифрлы пропускны https://covid19.tatarstan.ru/ порталында рәсмиләштерергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100