news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

6 июньдә булырга тиешле Изге Болгар җыенының башка көнгә күчерелүе әлегә билгесез

Чараның күчереләчәге яисә күчерелмәячәге 50гә 50, диде Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.

(Казан, 26 май, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). 5 июньгә планлаштырылган Мөселманнар әһелләре традицион форумы һәм 6 июньдә булырга тиешле Изге Болгар җыены коронавирус пандемиясе сәбәпле күчерелүе турында әлегә карар кабул ителмәгән, диде ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев. 

«5 һәм 6 июньдә әлеге чаралар үтмәячәк. Хәзерге вакытта 50гә 50: башка көнгә күчерәбезме, әллә быел үткәреп булмаячак дип халыкка җиткерәчәкбезме — бу хакта карар әлегә юк», — диде ул. 

Васил Шәйхразиев ситуациядән чыгып карарлар әзерләнүен әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100