news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

6 июльдә Казанның Меңьеллык мәйданында «Ефәк юлы» халыкара раллие старт ала

6 июльдә Казанның Меңьеллык мәйданында «Ефәк юлы» халыкара раллие старт ала
«Татар-информ»

Иртәгә, 6 июльдә, Казанның Меңьеллык мәйданында «Ефәк юлы» халыкара раллие старт ала. Подиумга 98 экипаж күтәреләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Раллига старт бирер алдыннан бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк, ул 16.30 сәгатьтә башлана. Музыкаль коллективларның чыгышлары һәм раллига, татар халкының кунакчыллыгына, Казанда узган Универсиаданың 10 еллыгына багышланган хореографик композицияләр планлаштырылган.

Тамашачылар шулай ук мото- һәм квадро- фристайлерның трюкларын, ралли шәһәрчеген дә күрәчәк. Моннан тыш, бәйрәм программасы вакытында «Рус механикасы» квадроциклы уйнатылачак.

Бәйрәм программасыннан соң 19.00 сәгатьтә раллига старт бирү тантанасы башлана.

Раллида катнашучыларны тугыз этап көтә. Дистанциянең озынлыгы биш мең километрдан артып китәчәк. Чарада катнашучылар тугыз көн эчендә Россиянең 13 төбәге (Татарстан, Башкортстан республикалары, Чиләбе, Оренбург, Самара, Саратов, Волгоград, Воронеж, Тамбов, Липецк, Тула һәм Мәскәү өлкәләре, шулай ук Мәскәү шәһәре) аша үтәчәк.

Раллиның финишы 15 июльгә билгеләнгән, соңгы нокта – Мәскәү Кремле диварлары янында.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы 4-10 июльдә Казанда «Ефәк юлы» раллие башлану сәбәпле кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнәчәге хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100