news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

6 июльдә Казанга Төркмәнстан Президенты килә

Гурбангулы Бердымөхәммәдовка борынгы Болгар каласы һәм Зөя утрау-шәһәрлеген торгызуга бәйле проектларны тәкъдим итәчәкләр.

6 июльдә Казанга Төркмәнстан Президенты килә
архив tatarstan.ru

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). 6 июльдә Казанга Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов килә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Хөкүмәтендәге чыганак хәбәр итте.

Төркмәнстан лидерының сәфәр программасы нигезендә, аны «Казан» аэропортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алачак. Шуннан соң алар Казан Кремлендә очрашу үткәрәчәк.

Аннары ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кунакка борынгы Болгар каласы һәм Зөя утрау-шәһәрлеген торгызу, шулай ук Болгар ислам академиясен төзүгә бәйле проектларны тәкъдим итәчәк.

Кичен Татарстан Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә Рөстәм Миңнеханов исеменнән Гурбангулы Бердымөхәммәдов хөрмәтенә тантаналы кабул итү оештырылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot