news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

6 августта Казаннан Геленджикка авиарейслар ачыла

Red Wings авиакомпаниясе 6 августта Казаннан Геленджикка рейслар ача. Очышлар һәр чәршәмбедә башкарылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казаннан самолетлар 9.25 сәгатьтә очып китә һәм Геленджикка 13.10 сәгатьтә килеп җитәчәк. Геленджиктан очып китү вакыты 14.10 сәгатькә билгеләнгән, Казанда самолёт 17.35 сәгатьтә булачак.

«Очыш дәвамлылыгы якынча 3,5 сәгать тәшкил итәчәк. Геленджикта вакыт Мәскәүнеке белән туры килә», – диелә хәбәрдә.

Пассажирлар Sukhoi Superjet 100 һава судноларында очачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot