Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
6 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Язучы Габдулла Галиев вафат, Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә биек биналар төзүне тыйды, татар блогерлары белән очрашу булды.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хәрби комиссариаты 100 еллыгына багышланган тантанада катнашты / Татарстан Президенты республика Хәрби комиссариаты хезмәткәрләренә Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Язучы Габдулла Галиев вафат / Язучы Габдулла Галиев 91нче яшендә вафат булды, дип хәбәр итте Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Римзил Вәлиев яшь татар блогерларына җитди темаларга язудан курыкмаска киңәш итте / “Берәүне дә рәнҗетмичә, үз ирегебез белән дөреслекне әйтергә тырышырга кирәк”, – ди журналист.

Татар теле укытучылары өчен бу соңгы курслар булмасмы икән, дип куркам - укытучы / Республиканың татар теле укытучылары Казанның 171нче мәктәбендә яңа эш алымнарын өйрәнде.

Татар блогерлары соңгы елларда коллегалары саны 10-20 тапкырга артты дип исәпли / “Минем проект астына бөтен дөнья татарлары берләште”, – ди “Кызык-мызык” аккаунты хуҗасы Илназ Габидуллин.

Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә биек биналар төзүне тыйды / Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласының баш архитекторы Татьяна Прокофьева эшчәнлеген тәнкыйтьләде.

Сугышта хәбәрсез югалган татар драматургының тәүге пьесасы 77 елдан соң китап итеп басылды / Әстерхан өлкәсендә туып үскән Шакир Галимовның якташлары "Алтын беләзек" пьесасын Казан режиссерларына сәхнәләштерергә тәкъдим итте.

Санкт-Петербургта Сабан туе көне билгеле булды / Мәдәни башкала Сабан туена ел саен йөз мең чамасы кеше җыела.

“Татар-малай" үзенең блогы аша егерме кешегә бер-берсен табарга ярдәм иткән / “Эзлим сине” проекты сентябрь аенда эшли башлаган иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз