Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
59 нчы Казан чаңгы марафонында 600 дән артык спортчы катнашачак
Шимбә көнне, 7 мартта, Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында 59 нчы Казан чаңгы марафоны узачак. 5, 30 һәм 50 км аралыкларга бөтен илдән 600 дән артык спортчы чыгачак. Быел беренче мәртәбә БРИКС+ муниципалитетлары ассоциацияләре катнашучылары арасында узышу булачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
«Барлык спортчыларга да кышкы сезонны яхшы тәмамлауларын һәм шома чаңгы юлларын телибез. Ә калганнарга кыш белән хушлашудан һәм җәйге спорт төрләренә күчүдән ләззәт алуларын теләп калабыз», – дип теләде Казан мэры Илсур Метшин.
Линар Гарипов сөйләгәнчә, марафонда 17 медаль җыелмасы һәм 800 мең сумлык гомуми акчалата приз уйнатылачак. Катнашучылар үзләре өчен аралыкны әзерлек дәрәҗәсенә карап сайлыйлар. Шулай итеп, Олимпия чемпионы Сергей Устюгов 30 км дистанциягә чыгачак, ә дөнья чемпионаты призеры Глеб Ретивых 50 км дистанциядә җиңү өчен көрәшәчәк.
«5 һәм 30 километрлы шуу юллары спорт разрядларын үтәү мөмкинлеге булачак. 50 километрлы аралык – ул ярыш кына түгел, бу рух көченең һәм чыдамлыкның чын сынавы», – дип билгеләде докладчы. Трассада җиде туклану ноктасы оештырыла, дип өстәде ул.
Мисыр, Алжир, Марокко, Азәрбәйҗан һәм Казахстан спортчылары БРИКС+ муниципалитетлары ассоциациясе вәкилләре йөгерешендә катнашачак. Хәзерге вакытта алар һәр көнне актив әзерләнәләр – күнегүләрне тәҗрибәле тренерлар үткәрә. «Марафонда катнашучы һәркем көч, үҗәтлек һәм спортка мәхәббәт символы буларак истәлекле медаль алачак», – дип ассызыклады Линар Гарипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз