news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

58 яшьлек әлмәтле тереләй янып үлгән

Ут шулкадәр көчле була ки, ул бөтен йортны һәм ишегалдындагы каралты-кураны яндырып бетерә

 (Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Әлмәт районы Миңлебай авылында агач өйдә янгын чыккан.

Соңыннан янгын сүндерүчеләр сүзләренчә, янгын йокы бүлмәсендә башлана. Ут шулкадәр көчле була ки, ул бөтен йортны һәм ишегалдындагы каралты-кураны яндырып бетерә. Әлмәт янгын бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгында 58 яшьлек ир тереләй янып үлгән: соңыннан аның үле гәүдәсен табып алганнар. Янгын тәмәке белән саксыз эш иткәннән килеп чыккан дип фаразлыйлар, дип фаҗигане сурәтли бүген “Әлмәт таңнары” басмасы.

(Фотосурәт almet-rt.ru сайтыннан алынды).

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100