news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

56 яшьлек ир-ат Төркиядә мәктәп янында алты кешене яралаган

Һөҗүм итүче мәктәп янындагы мәйданда футбол уйнаучы укучыларга помпалы мылтыктан аткан.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). 56 яшьлек ир-ат Төркия көньягында булган Газиантеп шәһәрендә мәктәп янында алты кешене яралаган, дип яза “Известия”.

Һөҗүм итүче мәктәп янындагы мәйданда футбол уйнаучы укучыларга помпалы мылтыктан аткан. Зыян күрүчеләр барысы да хастаханәгә озатылган.

56 яшьлек ир-атны элек кылган алты җинаяте өчен эзләүләре ачыкланган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot