news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

5,2 меңнән артык татарстанлы «Мобиль сайлаучы» сервисы аша гариза юллаган

«Мобиль сайлаучы» сервисы эшли башлаганнан соң беренче ун көндә Татарстанда яшәүче 5278 кеше Россия территориясендә уңайлы сайлау участогы сайлаган. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итте. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, сайлау системасының максаты — сайлауда катнашуны мөмкин кадәр уңайлы итү.

«Татарстанлылар заманча сайлау системасы биргән мөмкинлекләрдән актив файдалана. 5278 гариза. Бу – сервистан кулланучылар саны зур булуын аңлатучы күрсәткеч. Бернинди тормыш хәлләре дә сайлауда катнашуга комачауламаска тиеш. Бу – безнең бурыч. «Мобиль сайлаучы» алдан уңайлы сайлау участогын сайларга һәм сайлау көннәренең берсендә тавыш бирергә мөмкинлек бирә», — дип ассызыклады Кондратьев.

Даими яки вакытлыча теркәлгән урыннан башка җирдә тавыш бирү өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Сервистан 14 сентябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы, сайлау комиссияләре һәм Күпфункцияле үзәк аша файдаланырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot