news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

52 меңнән артык пассажир Яңа елны поездларда каршылаячак

Пассажирларга бәйрәм рухын тудыру өчен барлык вагоннар кечкенә чыршылар һәм гирляндалар белән бизәләчәк, вагон-ресторан һәм вагон-кафеларда бу кичтә махсус бәйрәм менюсы тәкъдим ителәчәк

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә ерак араларга баручы поездлардан 52 меңнән артык пассажир файдаланачагы мәгълүм. Алар Яңа 2010 елны “тәгәрмәчләр” өстендә каршы алачак. “Россия тимер юллары”ның рәсми сайты хәбәр иткәнчә, пассажирларга бәйрәм рухын тудыру өчен барлык вагоннар кечкенә чыршылар һәм гирляндалар белән бизәлә. Радиоэлекмтә аша юлчыларга бәйрәм котлаулары да ирештереләчәк. Вагон-ресторан һәм вагон-кафеларда бу кичтә махсус бәйрәм менюсы тәкъдим ителәчәк.
Яңа елны поездда каршы алу ел саен пассажирлар арасында зур сорау таба. Бу юлы Яңа ел төнендә 554 состав юлда булачак.

Гомумән алганда, Яңа ел каникуллары чорына пассажирлар уңайлыгы өчен ерак маршрутларга 397 өстәмә поезд билгеләнгән. Алар бу чорда 1116 рейс ясаячак. Инде хәбәр ителгәнчә, кайбер өстәмә поездларның купе һәм СВ вагоннарында 50 процентлы ташламалар да гамәлдә булачак.



news_right_1
news_right_2
news_bot