Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Апаста Татарстан атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмис Ногмановның иҗат кичәсе була
7 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Апас мәдәният йортында, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, «Апас районының Мактаулы кешесе», музей ветераны Рәмис Ногмановка багышланган иҗат кичәсе уза. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.
Рәмис Ногманов 8 яшеннән үзешчән сәхнәдән төшми. Үзлектән гармун телләрендә көй чыгарырга өйрәнеп кенә калмый, бүгенге көндә дистәдән артык төрле халык музыка уен коралларында көйләр башкара. Гитара, курай, кубыз, тальян, гармун, баян, пан флейта, шулан һәм башкалар аның кулына биеп тора.
Апас район хакимият башлыгының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары, мәктәп директоры, укытучы, музей директоры, партком секретаре, бик күп сценарийлар авторы, оста алып баручы һәм җырчы да ул.
Иҗат кичәсендә Рәмис Ногмановның иҗатташлары, якыннары, дуслары, укучылары катнашыр дип көтелә. Керү - түләүсез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз