news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

500гә якын авыл укытучысы эшсез калырга мөмкин

500гә якын авыл укытучысы эшсез калырга мөмкин

(Казан, 22 декабря, «Татар–информ», Руслан Мөхәммәтшин). 31 авыл мәктәбен оптимальләштерү нәтиҗәсендә республикада 500гә якын укытучы эшсез калырга мөмкин. Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында 2005-2007 елларга авыл мәктәпләрен оптимальләштерү программасы проекты каралды.

Программаны РФ Хөкүмәтенең «Авыл җирлегендә урнашкан гомумбелем бирү учреждениеләре челтәрен реструктуризацияләү турында» концепциясе нигезендә ТР Министрлар Кабинеты эшләгән. Концепция нигезендә, укучылар саны аз булган авыл мәктәпләре саны ел саен арта. Оптимальләштерүнең максаты – оештыруның эреләндерү, комплекслау, ерак авыллардан укучыларны китерү кебек оптималь модельләрен куллану юлы белән белем бирү сыйфатын күтәрү.

Программа концепциясен хуплап, депутатлар эшсез калырга мөмкин булган 740 авыл укытучысының язмышына карата борчылуларын белдерде. Аларның 240ы пенсия яки пенсия алды яшендә булса, калганнарының язмышы билгесез кала. Парламент комитеты әгъзалары фикеренчә, авыл мәктәпләре проблемасын гомумән авыл үсеше программасын исәпкә алып комплекслы карарга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100