500 кг тимер ватыклары белән “ВАЗ-2115” тоткарланган
Машина белән идарә итүче Урыссу эчке эшләр бүлегенә китерелгән
(Казан, 31 март, “Татар-информ”). 30 март көнне иртәнге сәгать 10 нчы ярты булып үткәч, Урыссу - Октябрьск юлының 3 нче чакрымында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе юлларда патруль хезмәте полкы хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү өчен 1955 елгы кеше идарә иткән “ВАЗ-2115” автомобиле туктатылган. Төялгән 500 кг тимер ватыкларын алып баруга тиешле документлары булмау сәбәпле, әлеге кеше Урыссу эчке эшләр бүлегенә озатылган.
“Татар-информ”га бу хакта республика ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.
“Татар-информ”га бу хакта республика ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.