Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
50 меңенче агачны кайда һәм ничек утырту, аны утыртучыны нинди формада бүләкләү турында уйлашыйк – Илсур Метшин
Моннан тыш, 2014 елда тагын 50 мең агачны утырту мәсьәләсе турында уртак фикер кирәк, ди Казан мэры
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанда “Яшел рекорд” проекты кысаларында көз башыннан бирле 36 мең эре агач һәм 4,3 мең куак утыртылган, бу исә көзен агач утырту планының 86 проценты дигән сүз, ә шуның 16 проценты – соңгы атна нәтиҗәсе: 6,2 меңгә якын агач. Тагын 2 атнадан агач утырту эшләре быелга төгәлләнергә тиеш.
Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендәге “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы уңайлыклар булдыру комитеты рәисе Игорь Куляжев шулай диде. Мэр исә, җыеп кына әйткәндә, 4 мең агач утыртасы калган, димәк, 50 меңенче агачны кайда һәм ничек утырту, аны утыртучыны казанлылар исеменнән нинди формада бүләкләү турында уйлашыйк, дип Башкарма комитетка мөрәҗәгать итте. Мондый вакыйга уңаеннан предприятиеләр һәм бизнес вәкилләрен, мәгариф учреждениеләрен, “Яшел рекорд”та актив катнашкан казанлыларны җәлеп итәргә кирәк булыр. Моннан тыш, 2014 елдагы “Яшел рекорд”та тагын 50 мең агачны утырту мәсьәләсе турында уртак фикер кирәк, дип, уй-фикерләр тупларга өндәде Казан мэры И.Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз