news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Kazan Digital Week 2025 форумына 50 илдән катнашучылар теркәлде

Чит илләрнең ун министрлыгы делегацияләре Kazan Digital Week 2025 Халыкара форумында катнашачагын раслады. 50 илдән 5,8 меңнән артык катнашучы теркәлгән инде. Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев рәислегендә узган форумны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Форум сайты көн саен яңартыла, бер ел эчендә анда 111 меңнән артык кеше кергән. Спикерларны теркәүгә игътибар юнәлтәсем килә. Инде меңнән артык кандидат катнашырга теләк белдергән, 622се хупланган, 153е кире кагылган, 296 гариза эшкәртелә. Спикерлар сыйфатында катнашу өчен гаризалар 5 сентябрьгә кадәр кабул ителә», – дип белдерде форумны әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты рәистәше урынбасары.

Миңнеханов искәрткәнчә, Kazan Digital Week 2025 форумы диалог, казанышлар һәм инновацияләр буенча иң зур платформа санала. «344 әйдәп баручы югары уку йорты, шулай ук Россия һәм чит ил министрлыклары һәм оешмалары адресына форум чаралары турында мәгълүмати хатлар җибәрелде, бу мөмкин кадәр ачык аралашуны һәм яңа партнерлар җәлеп итүне тәэмин итте», - дип белдерде ул.

Фәннәр академиясе, «Татнефть» ГАҖ, КФУ һәм башка әйдәп баручы югары уку йортлары ярдәмендә хакатоннар марафоны старт алды. Оештыру комитеты рәистәше урынбасары сүзләренчә, бу – «инновацияләрне сынау һәм яшь инженерларга ярдәм итү мохите».

Ул стартаплар аллеясында 60 проект урнаштырырга ниятләүләре турында әйтте.

«Халыкара акселератор эшли башлады, ул 23 илдән 155 гаризаны, шул исәптән 14 илнең компанияләрен берләштерде. Барлык проектлар да күргәзмәдә тәкъдим ителәчәк, ә тантаналы ачылышны космонавт Антон Шкаплеров үткәрәчәк», - дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Kazan Digital Week форумы инде алтынчы тапкыр узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot