news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

50 елдан Казан эчә торган сусыз калырга мөмкин

Водоканал директоры шәһәр Думасы депутатларын объектларда суны чистарту нечкәлекләре белән таныштырды.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 50 елдан Татарстан башкаласы эчә торган сусыз калырга мөмкин. Бу турыда «Водоканал» МУП директоры Андрей Егоров Казан шәһәре Думасы депутатлары өчен объект буенча экскурсия вакытында белдерде.

Егоров шәһәр Думасы депутатларын объектларда суны чистарту нечкәлекләре белән таныштырды. Аның сүзләренчә, гражданнарның табигый ресурсларга салкын карашы аркасында ел саен елгадан алына торган суның сыйфаты түбәнәя. Алга таба сулыкларны шулай пычрату дәвам итсә, эчәргә яраклы су ярты гасырга гына җитәчәк.

Су алу процесслары автоматлаштырылган, дип билгеләп үтте Егоров. Моннан тыш, ул Водоканал суны краннан эчәрлек итеп чистарта, бердәнбер кыенлык  - суның икенче тапкыр пычрануы. Су торбаларда калып «тутык» төсе алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot