news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Индонезиядә ике айда 5 мең кеше урман янгыннарыннан таралган төтен белән агуланып үлгән

Индонезиядә 2025 елның августыннан сентябрьгә кадәр 5,2 меңнән артык кеше урман янгыннарыннан таралган төтен белән агуланып үлгән. Бу хакта ТАСС агентлыгы Финляндиянең Энергетика һәм чиста һава өлкәсендәге тикшеренүләр үзәгенә (CREA) сылтама белән хәбәр итә.

Әгәр августта 1,7 мең кеше һәлак булса, сентябрьдә үлем-китем очраклары ике тапкырдан артыкка (3,5 мең кеше) күбәйгән.

Сентябрьдә 58 миллион кеше сәламәтлек өчен куркыныч һава йогынтысына дучар булган, бу август күрсәткеченнән 40 процентка күбрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot