Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
5 сентябрьдән Татарстан медицина учреждениеләренә килүчеләрнең температураларын үлчиләр
Бүгенге көннән башлап Татарстанның барлык медицина учреждениеләренә кергәндә кешеләрнең температураларын үлчәячәкләр. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мондый карар соңгы атналарда республикада яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту сәбәпле кабул ителде.
Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә битлек киеп йөрү зарурлыгын искә төшерделәр. Медицина учреждениеләренә килүчеләргә һәм пациентларга да битлек кияргә кирәк.
Медицина учреждениеләре хезмәткәрләренең тән температурасын тикшерү дәвам ителәчәк. Югары температуралы кешеләр эшкә кертелми.
«Стационарга йөрүчеләр һәм авыру туганнарының хәлен белергә килүчеләрнең дә температураларын тикшерәчәкләр. Авыру янына килүчеләр саны чикләнгән», – дип аңлаттылар министрлыкта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз