news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

5 сентябрь көнне әдәбият сөючеләрне әдәби стендапка чакыралар

Шимбә көнне, 5 сентябрьдә, Казанның «Черек күл» паркында «Сүз. Шаярту. Өслүб» дип аталган әдәби стендап үткәрелә. Әлеге вакыйга 12 һәм 13 сентябрьдә Менделеевск шәһәрендә узачак дүртенче халыкара «Пастернак укулары» әдәби-театр фестиваленең башлангычы булып тора. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Программа кысаларында мәзәкчеләр Никита Никитин, Слава Трефилов, Марат Шәмсевәлиев шигърият һәм проза турында махсус программа әзерли. Артистлар юмор һәм сатира аша классик сюжетларны, язучыларның тәрҗемәи хәлләрен, әдәби әсәрләрен искә төшерә.

«Без бөек әдәбиятның бронзадан коелган һәйкәлләр, тузанлы китап киштәләре булмавын күрсәтергә телибез. Черек күлдәге фестивалебез – ул заманча стендап ярдәмендә классиклар темасының элеккечә үк актуаль булуын исбатлый торган чорлар арасындагы күпер», – дип билгеләп үтте Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров.

Бу елгы «Пастернак укулары»нда хедлайнерның кем буласы моңа кадәр сер итеп сакланган иде. «Черек күл»дә аның исеме билгеле булачак.

Чара 18:00 сәгатьтә башлана һәм бушлай үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot