Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне
2002 елда Канада почтасы Бөтендөнья укытучылар көне хөрмәтенә истәлекле марка чыгарды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Ел саен 5 октябрьдә 100дән артык илдә 1994 елда Бөтендөнья укытучылар көне буларак гамәлгә куелган Укытучылар көне билгеләп үтелә. Ул барлык укытучылар һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре көне. Бу көнне сыйфатлы белем бирүдә укытучыларның роле һәм хезмәтләре, шулай ук җәмгыятьне үстерүгә керткән тырышлыклары билгеләп үтелә.
1994 елның 5 октябрендә Бөтендөнья укытучылар көне беренче тапкыр билгеләп үтелде, шул вакыттан алып бәйрәм чаралары 5 октябрьдә уза.
Россия 1994 елдан башлап Укытучылар көнен 5 октябрьдә билгеләп үтә. Элек бу һөнәри бәйрәм октябрьнең беренче якшәмбесенә туры килә иде.
Әзербайҗан, Беларусь, Казакъстан, Кыргызстан, Латвия, Украинада элеккечә Укытучылар көнен октябрьнең беренче якшәмбесендә билгеләп узалар.
2002 елда Канада почтасы Бөтендөнья укытучылар көне хөрмәтенә истәлекле марка чыгарды.
Бүген, Бөтендөнья укытучылар көне, БМО ата-аналарга һәм барлык гражданнарга бер минутка уйланырга тәкъдим итә, яхшы укытучы аларның тормышларын ничек үзгәрткән икән.
Кайбер бәяләүләр буенча, 2015 елга башлангыч мәктәпләр өчен 35 миллион яңа укытучы кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз