news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

5 ноябрь – кыска эш көне

4 һәм 6 ноябрь – бәйрәм, 7–8 ноябрь – ял көннәре

(Казан, 3 ноябрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Пәнҗешәмбе, 5 ноябрь, эш көне. “Татар–информ” агентлыгына ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бу атнада Татарстанда бәйрәм көннәре икәү – чәршәмбе (4 ноябрь, Халыклар бердәмлеге көне) һәм җомга (6 ноябрь, ТР Конституциясе көне).
Пәнҗешәмбедә эш көне бер сәгатькә кыскарачак булачак. Ял көннәренә килгәндә, бу юлы алар башка көнгә күчерелмәячәк. Шимбә һәм ял көннәрендә гадәттәгечә ял итәбез.

news_right_1
news_right_2
news_bot