news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

5 марттан S7 авиакомпаниясе халыкара юнәлешләр буенча барлык рейсларны туктата

Гамәлдән чыгарылган рейсларга билетлар сатып алган барлык туристлар Россиягә партнер-авиакомпанияләр белән кайта алачак

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 5 марттан Россиянең S7 Airlines авиакомпаниясе халыкара юнәлешләр буенча барлык рейсларны гамәлдән чыгара, дип хәбәр итә РИА Новости. 

«5 марттан S7 Airlines халыкара юнәлешләр буенча барлык рейсларны да гамәлдән чыгарырга мәҗбүр. Пассажирларга авиакомпаниядән хәбәр җибәрелә», — диелгән хәбәрдә. 

Гамәлдән чыгарылган рейсларга билетлар сатып алган барлык туристлар Россиягә партнер-авиакомпанияләр белән кайта алачак. Шулай ук пассажирлар билетларның тулы бәясен кире кайтара алачак. 


news_right_1
news_right_2
news_bot