news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

5 мартта Татарстан Милли музеена керү ирекле булачак

5 мартта Татарстан Милли музеена керү ирекле булачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары 5 нче мартта ТР Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак.

Кунаклар өчен 10 учреждениегә керү ирекле булачак, алар арасында Тукай әдәби музее, Максим Горький һәм Федор Шаляпин музее, Ленин музей-йорты, Муса Җәлил музей-фатиры, Боратынский музее, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы һәм башкалар бар, дип хәбәр итә Татарстан Милли музееның матбугат хезмәте.

Экскурсияләргә барырга һәм музей программаларын карарга теләүчеләр алдан билетлар алырга тиеш. Акция традицион рәвештә айның беренче сишәмбесендә үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot