Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
5 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанга Михаил Бабич килде, Камал театры актрисалары хатын-кыз бәхете турында уйлана, Иске Татар бистәсе бер миллион туристны кабул иткән.
Бер ел эчендә Иске Татар бистәсе бер миллионнан артык туристны кабул иткән / Бистәгә Россиянең төрле төбәкләре, Венгрия, Германия, Финляндия һәм Франция туристлары килгән.
Иманы булган кеше туган ягына ярдәм итәргә кирәк икәнен аңлый, дип саный Президент / Бу күрсәтмә биреп эшләтә торган эш түгел, диде Рөстәм Миңнеханов.
Камал театры актрисалары хатын-кыз бәхете турында уйлана / "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Камал театрының төрле буын актрисалары журналистлар белән бергә хатын-кыз бәхете турында фикерләште.
Рабит Батулла Инкыйраз-таймерның уңай тәэсире булырга мөмкин, дип саный / Инкыйраз-таймер телне сакларга ярдәм итәргә тиеш, ди язучы.
Рөстәм Миңнеханов: Социаль челтәрләр аноним булырга тиеш түгел / Татарстан Президенты фикеренчә, социаль челтәрләр традицион гаммәви мәгълүмат чараларына көндәшлек тудыра.
Президент авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең кадерен белергә өндәде / "Алар халыкка үзләре ашаган кебек сыйфатлы продукция сата. Сыйфат сәламәтлек өчен мөһим", диде Миңнеханов.
"Татар штабы" төбәкләрдәге татарлар арасында элемтә булмауның сәбәбен ачыклый / Рөстәм Ямалиев милли активистлар арасында элемтә аз булуны ачыклау максаты белән, Мәскәүдә махсус утырыш оештыра.
Шәйхразиев Россиянең һәр төбәгендә җитәкчеләрнең татар мәнфәгатьләрен аңлавын әйтте / Милли Шура рәисе һәр федераль округтагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм төбәк җитәкчеләре белән очрашып чыкты.
Татарстанда һава торышы бозыла / Иртәгә Татарстанда буран чыгуы һәм юлларда күрүчәнлекнең 1000 метрга начарлануы көтелә.
Татарстанга Россия Президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде / "Казан" халыкара аэропортында Михаил Бабичны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз