news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашиянең Тукай авылында җирле мәхәллә төзелүгә 35 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары узды

Чувашиянең Тукай авылында җирле мәхәллә төзелүгә 35 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары узды
Фото: Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте

Чувашиянең Комсомол районы Тукай авылында җирле мәхәллә төзелүгә 35 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары узды. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чувашия Республикасы мөфтие Ильяс хәзрәт Сафиянов, Россия мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Йосыф хәзрәт Миңнеханов, Комсомол районы хакимияте башлыгы Николай Никандрович, Урмай мөхтәсибәте мөхтәсибе һәм Тукай авылы имамы Наил хәзрәт Ямалетдинов катнашындагы түгәрәк өстәл төп вакыйгаларның берсе булды.

Юбилей чаралары кысаларында имамнарга күпьеллык хезмәтләре һәм республика мөселман җәмгыятьләрен үстерүгә керткән өлешләре өчен бүләкләр тапшырылды. Шәкертләр өчен викториналар, Коръән уку һәм азан әйтү буенча конкурслар әзерләнгән иде. Ярышларның йомгаклары буенча яшь катнашучылар истәлекле бүләкләр алды.

Мәхәллә юбилее руханиларны, мәчеткә йөрүчеләрне һәм үсеп килүче буынны берләштерде, Тукай авылының күпьеллык дини һәм мәгърифәтчелек традицияләренең дәвамы булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot