news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

5 июльдә Новосибирск өлкәсендәге Умар авылда район Сабан туе була

5 июльдә 13.30-14.30 сәгатьтә Новосибирск өлкәсенең Колывань районындагы Умар авылда (Юрт-Ора) район Сабан туе узачак. Бу хакта Новосибирск татарларының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Программада татар мәдәнияте күргәзмәсе һәм татар мәдәнияте буенча мастер-класслар каралган.

«Бәйрәмгә килегез һәм әлеге күркәм вакыйгада катнашыгыз!» - диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot