Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
5 июльдә Мәскәү Сабан туе кунакларны кабат «Коломенское» музей-тыюлыгында каршы алачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
«Мәскәү Сабан туе»н оештыру комитеты рәисе Фәрит Фарисов бәйрәм кунакларын бу җәйдә башкаланың милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр Департаменты ярдәмендә узачак чараларга багышланган матбугат конференциясендә нәрсәләр көтүе турында сөйләде. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сабан туе – ул татар һәм башкорт халыкларының мәдәни мирасын саклый һәм буыннан-буынга тапшыра торган традицион бәйрәм. Һәр ел саен бу якты һәм масштаблы фестиваль шәһәр мохитендә уза, кунакларга башкала халыкларының мәдәни һәм милли традицияләренең байлыгы һәм уникальлеге белән танышырга мөмкинлек бирә. Бу юлы ул 5 июльдә «Коломенское» музей-тыюлыгында узачак. Көндезге бәйге-ярышлар тәмамлангач, бәйрәм төнге яшьләр программасы белән дәвам итәчәк, анда милли мәдәният, музыка һәм яхшы кәеф хөкем сөрәчәк», - диде Фәрит Фарисович журналистлар белән сөйләшкәндә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз