news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

5 июльдә Казан Кремлендә Габдулла Тукай турында спектакль күрсәтәчәкләр

Казан Кремленең ишегалдында 5 июльдә 17: 00 сәгатьтә «Тукай» (12+) спектакле бушлай күрсәтеләчәк. Спектакль «Күрше» фестиваленең җәйге сезоны кысаларында куелачак.

Спектакльне Әлмәтнең «Легкие крылья» урам театры тәкъдим итәчәк. Аның нигезендә көндәлекләр һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турындагы истәлекләр ята. Авторлар татар әдәбияты классигына күренекле автор буларак кына түгел, бәлки балачак кичерешләре һәм тормыш тәҗрибәсе аның иҗатында чагылыш тапкан катлаулы язмышлы кеше буларак та карарга тәкъдим итә.

«Күрше» фестивален Татарстан шәһәрләрен үстерү институты Республика Рәисе ярдәме белән гамәлгә ашыра. Җәйге программа төбәкнең иҗтимагый киңлекләрендә концертлар, күргәзмәләр, спектакльләр, экскурсияләр, мастер-класслар, спорт һәм гаилә чараларын үз эченә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot