news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

5 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татар Википедиясе актив кулланылмый, татарча диктант нәтиҗәләрен яллардан соң әйтәчәкләр, елның беренче премьерасы Тинчурин театрында булды.

Википедиянең мәгариф өчен бик кызыклы мөмкинлекләре бар – Фәрхәт Фәтхуллин./ Татар телле Википедиянең китапханәчесе ирекле энциклопедиянең отышлы якларын билгеләп узды.



"Татарча диктант" нәтиҗәләре Яңа ел ялларыннан соң билгеле булачак./ "Татарча диктант"ны Татарстанда, Россиянең 20 төбәге һәм 9 чит илдә 2017 елның 25 ноябрендә язганнар иде.



ТАССР мәдәният министрының элеккеге урынбасары Лилия Нарбекова вафат./ Аның тормыш юлы актив иҗтимагый һәм мәдәни-агарту эшчәнлеге белән бәйле булды.



Тинчурин театрында елның беренче премьерасы бара./ Спектакль бүген ике тапкыр күрсәтелә. Беренчесе аншлаг белән башланып китте.



Казан укытучысы Яңа ел лотереясына бозау откан. /Игенчеләр сарае каршында күңел ачу чарасында бәйрәм лотереясы уйнаттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot