news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

5 елда табибларның уртача хезмәт хакы 50 процент чамасы арткан

Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Скворцова РФ Дәүләт Думасында хөкүмәт сәгатендә белдерде.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова 2012 елдан алып табибларның уртача хезмәт хакы 50 процент чамасы артты, дип белдерде. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.

"Росстат мәгълүматларына караганда, 2012 елдан табибларның айлык уртача хезмәт хакы - 48 процентка, урта персоналларның - 46 процентка һәм кече персоналның 75 процентка арткан” , - дип сөйләде Скворцова РФ Дәүләт Думасында хөкүмәт сәгатендә.

Аның сүзләренчә, Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдимен исәпкә алып, төбәкләр хезмәт хакы түләү системасын камилләштерү буенча эшне дәвам иттеләр. Структурада окладлар буенча түләү өлеше 55-60 процентка кадәр артты, оклад өлеше 30 процент булган төбәкләр саны 56дан 4 кенә калган.

2017 елның 10 аенда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 2 процентка кимегән. Аның сүзләренчә, онкоавырулар, туберкулездан үлү очраклары да кимегән, дип билгеләп үтте ул.

Ә ана һәм яңа туган бала үлеме Россия тарихында иң түбән күрсәткечкә җитте. Бу нәтиҗәләргә перинаталь үзәкләре системасы булдыру зур өлеш керткән – бүген РФнең 19 субъектында 20 яңа үзәк файдалануга тапшырылган, аларның гомуми саны 82 гә җиткән.

Искәртеп үтик, элек Вероника Скворцова табибларның хезмәт хакы 53 мең сум тәшкил итә, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100