news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

5 ел эчендә Татарстан Республикасында югалганнарны эзләү турында гаризалар саны кимегән

5 ел эчендә Татарстанда хәбәрсез югалганнарны эзләү турындагы гаризалар саны кимегән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең затларны эзләү буенча эчке эшләр органнары эшчәнлеген координацияләү бүлеге башлыгы Рамил Гарипов «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының хәбәрсез югалган затларны эзләү буенча эшчәнлеге. Балигъ булмаганнарны эзләү үзенчәлекләре. ТР буенча ЭЭМ каршындагы Иҗтимагый советның волонтерлык хәрәкәтләре белән хезмәттәшлекне оештыруда булышлыгы («Лиза Алерт»)» матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Гаризалар санының кимүе 2020 елдан бирле күзәтелә. 2020 елда эзләү турында 4088 гариза теркәлгән, 2021 елда – 3694, 2022 елда – 2896, 2023 елда – 2623, 2024 елда – 1314, 2025 елда – 751. 2026 елның беренче яртысында 282 гариза бирелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек кимрәк.

Узган елларда югалганнарны исәпкә алып, барлыгы 520 кеше эзләнә. 201 очракта җинаять эшләре кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot