news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

5 декабрьгә кадәр Казанда Мәрҗани урамы буйлап хәрәкәт ябыла

Хәрәкәт ябылып торуның сәбәбе – биредә кабель сузыла.

(Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ"). 1 декабрьдән 5 декабрьгә кадәр Казанда Мәрҗани урамында 4 һәм 8нче йортлар янында хәрәкәт юлы ябылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәрәкәт биредә кабель сузылу сәбәпле чикләнеп торыла. Бу хакта шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты вәкиле аңлатты.

Казан шәһәре Башкарма комитеты автомобильчеләрнең вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәүләрен сорый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot