news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

5 декабрьдә Кыш бабайның әкияти поезды Казанга киләчәк

5 декабрьдә Казан-1 вокзалына Кыш бабайның әкияти поезды киләчәк. Бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденция Татарстан Республикасы башкаласында тукталышны 15:35 сәгатьтә ясаячак.

Поезд 19 вагоннан тора, аларда кабул итү салоны, сәхнә, уеннар һәм квестлар өчен «Әкият авылы», ресторан һәм сувенир кибете бар. 

Казан халкын Кыш бабай поезды янында бәйрәм программасы көтә. Артистлар һәм аниматорлар кышкы әкият атмосферасына чумарга ярдәм итәчәк. Керү бушлай.

Кунакларны күчмә резиденциянең үзендә проект сайтында алдан сатып алынган билетлар буенча кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

Кыш бабай ил буйлап сәяхәтне 22 октябрьдә Бөек Устюгтан башлады. Поезд ил буенча 33 мең км юл үтәчәк. Состав шулай ук Йошкар-Ола, Ижевск һәм башка шәһәрләрдә тукталыш ясаячак.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100