news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

5 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

1437 елда Биләү янында сугыш - Казан ханлыгы оешуга катнашы булган мөһим вакыйга. Язучы, сәясәтче Фәүзия Бәйрәмованың туган көне.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). 5 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында:

Олуг Мөхәммәт Биләү сугышында. Н.Петров рәсеме

1437 елның 5 декабрендә Биләү янында сугыш була. Бу хәл Казан ханлыгы оешуга катнашы булган мөһим вакыйга булып санала.

Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәд 1436 елда Тимур-Котлыгның бер туганының улы , Гыяседдин, тарафыннан тәхеттән төшерелә һәм Кырымга китергә мәҗбүр була. Ләкин тиздән, ярдәмгә Сәет-Әхмәт ханны чакырган, биредәге Хәйдәр әмир белән мөнәсәбәтләре бозыла. 1437 елны Биләү янындагы сугышта каршы тора алмаячагын аңлап, өчмеңлек гаскәре белән Кырымнан китә һәм Рус Олысы ягына юнәлеп, Белев шәһәренә урнаша. Ләкин Василий шәһәрне ташлап китүен таләп итеп, аңа каршы 30-меңлек гаскәрен җибәрә. Сугыш нәтиҗесендә 3 меңлек татар гаскәре 30-меңлек рус гаскәрен тар-мар иткән.

2005 елның 5 декабрендә Казан шәһәрендә татар-мөселман хатын-кызларының беренче корылтае уздырылды.

Россиядә:

1941 елның 5 дкабрендән немец-фашист гаскәренә каршы Мәскәү буендагы контрһөҗүм башлана. Бүген Россия Федерациясендә Хәрби дан көне.

2009 елның 5 декабрендә Пермьнең “Хромая лошадь” клубында Россиядә янгыннан 156 кеше һәлак булды.

Фаҗига җәмәгатьчелектә зур тавыш куптарды. Россия тарихында төнге клубта үлгән кешеләр күплеге буенча бу беренче очрак. Бу хәлдән соң бер төркем кеше эшеннән азат ителде, ә Пермь краеның хакимияте тулысы белән вәкаләтләрен калдырды.

Дөньяда:

1988 елдан 5 декабрьдә Икътисади һәм социаль үсеш өчен халыкара ирекле ярдәм яки Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә.

"Волонтер" сүзе француз телендәге volontaire сүзеннән барлыкка килгән. Әлеге сүз исә латин телендәге voluntarius сүзенә барып тоташа һәм «үз теләге белән ярдәм итүче кеше» дигәнне аңлата.

"Хәйрия эшчәнлеге һәм хәйрия оешмалары турындагы" РФ федераль законының 5 нче маддәсе нигезендә "Ирекле ярдәмчеләр (волонтерлар) – хәйрия эшчәнлеген түләүсез хезмәт формасында башкара торган гражданнар".

Волонтерлар эш дәвамында файдалы мәгълүматларга ия була, яңа танышлар очраталар, төрле язмышлы кешеләр белән аралашалар. Иң мөһиме, ирекле ярдәмчеләр җәмгыятьтә үзләренең кирәкле булуларын тоялар. Шунлыктан алар үз илләре файдасына хезмәт итәләр.

Туган көннәр:

Фәүзия Бәйрәмова – язучы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе. 

Фәүзия Бәйрәмова 1950 елның 5 декабренда ТАССРның Саба районы Сабай авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул белемен башта Казанның театр училищесында, аннары Казан дәүләт университетының филология факультетында дәвам итә (1983-1989).

Профессиональ эшчәнлекне Фәүзия Бәйрәмова Казан телестудиясендә башлый. Соңрак ул китап нәшриятында эшли. Журналист һәм мөхәррир буларак, күп газета-журналларда яза.

1986 елда ул СССР язучылар берлегенә әгъза итеп алына. 1988 елда ул Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтаенда катнаша, сәяси эшчәнлеккә кереп китә. 1988 елда Татар иҗтимагый үзәгенә керә. 1990-1995 елларда – Татарстан Республикасы парламенты депутаты.

Хәзерге вакытта Фәүзия Бәйрәмова Чаллы шәһәрендә яши һәм язу эше белән шөгыльләнә. 

Китаплары: "Болын" (1986), "Сәнгать дөньясына сәяхәт" (1989), "Моң" (1991), "Мәйдан татарларны көтә" (1992), "Кара урман" (1997), "Безне онытмагыз" (1998), "Дәверләр күчешендә" (1998).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100