news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

5 ай эчендә Казанда ОРВИ һәм грипп белән 174 меңнән артык кеше авырган

Хәзерге вакытта Казан буенча эпидемия баскычы 4 проценка артык.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). 2016 елның сентябрь аеннан Казанда ОРВИ һәм грипп белән 174 мең 312 кеше авырган. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Хәлфиев хәбәр итте.

“ОРВИ һәм грипп белән авыру сезоны 2016 елның сентябрь аеннан башланды. Биш ай эчендә 174 мең 312 кеше авырган, грипп белән авыруның 134 очрагы теркәлгән. Барлык авыручыларга прививка ясалмаган булган. Авырулар саны арту 1 гыйнвардан башлап күзәтелде. Яңа елның беренче атнасында эпидемия баскычы 86 процентка артык иде, икенче һәм өченче атнада ул 50 процентка күбрәк булды. Бүген эпидемия баскычы 4 процентка югары. Хәзерге вакытта авыручылар санының җитди арту күзәтелми”, – диде Илнур Хәлфиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot