news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

5 ай эчендә дәүләт милкен арендалау һәм сатудан ТР казнасына 48 млн.704 мең сум алынган

Аерым алганда, дәүләт милкен арендалаудан республика бюджетына 33 млн. 528 сум, сатудан -15 млн. 176 мең сум алынган

(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Агымдагы елның узган 5 ае эчендә дәүләт милкен арендалау һәм сатудан Татарстан казнасына 48 млн. сумнан артык керем алынган. Аерым алганда, дәүләт милкен арендалаудан республика бюджетына 33 млн. 528 сум кергән (шуның 7 млн. сумнан артыгы дәүләт җирләрен арендалау өлешенә туры килә). Бу- еллык биремнең 36 процентын тәшкил итә. Дәүләт милкен сатудан исә казнага 15 млн. 176 мең сум, ягъни еллык биремнең 60 проценты алынган.
Бу мәгълүматлар ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында узган киңәшмәдә игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot