Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
5 августта казанлыларны Милли музей һәм аның филиалларына бушлай килергә чакыралар
Айның беренче сишәмбесендә, 5 августта, казанлылар ТР Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай килә алачак. Акция һәр айның беренче сишәмбесендә уза. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Түләүсез керү мөмкинлеге А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музее, Е.А. Боратынский музее, В.И. Ленин йорт-музее, Габдулла Тукайның әдәби музее, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, Шәриф Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты тарихы музее, Муса Җәлилнең музей-фатиры, Муса Җәлилнең музей-фатиры, Салих Сәйдәшев музее, шулай ук «Юстиция тарихы» музей-мәгариф үзәгенә бирелә.
Билгеләп үтелгәнчә, экскурсия программаларына, мастер-классларга, шулай ук аерым музей программаларына бару өчен билет сатып алырга кирәк, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз