Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
5 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Сөт җитештерү буенча алдынгы урында Кукмара, Арчада республикакүләм Г.Тукай укулары узачак, "Тарих эзләреннән" бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды.
Гүзәл Яхина яңа романын язганда башка барлык проектларыннан баш тарткан / Май аенда “Елена Шубина редакциясендә” язучы Гүзәл Яхинаның “Дети мои” дигән яңа романы дөнья күрәчәк.
Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты / Владимир Путин рәислегендәге утырыш Россия Федерациясе субъектларының илдә конкуренцияне үстерүгә ярдәм күрсәтү эшчәнлеге мәсьәләсе турында иде.

Камал театры Гаяз Исхакыйның мирасын яңадан сәхнәдә күрсәтә / 13, 14, 24 апрельдә Гаяз Исхакый әсәре буенча куелган “Тормышмы бу?..” спектакленең премьерасы була.

Арчада республикакүләм Габдулла Тукай укулары узачак / Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында 12 апрельдә VII Республикакүләм Габдулла Тукай укуларында 64 укучының, 54 укытучының эше тыңланачак.

Президент Николай Демидовка «Республика алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшырды / Дәүләт бүләге республика иминлеген ныгытуда нәтиҗәле хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен бирелде.

Рөстәм Зәкуанов “Таттелеком”ның Тукай премиясенә меценатлык өчен тәкъдим ителмәвен әйтә / “Таттелеком” Гаммәви акционерлык җәмгыяте иҗат төркемен җәмәгатьчелек фикеренә таянып, районнар һәм министрлыклар тәкъдим иткән.

Филология фәннәре кандидаты килен төшергәндә ипи каптыру дөрес түгел дип саный / Бу – татарга хас күренеш түгел. Татарлар киленне бал-май белән каршы ала, – ди Луиза Җамалиева.

Сөт җитештерү буенча Кукмара районы - алдынгы урында / Кукмара районында 240 тонна сөт савылган.

"Тарих эзләреннән" бәйгесе җиңүчеләре мәгълүм - исемлек / Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 13 апрельгә билгеләнгән.

Монреаль татарлары Канада халкына “Беренче театр” тамашасын күрсәтәчәк / Галиәсгар Камалның “Беренче театр” пьесасы буенча куелган тамаша 8 апрельдә тәкъдим ителә.

Болгарда беренче тапкыр «Чәк-Чәй» фестивале узачак / Фестиваль кунакларын чәкчәк тарихы белән таныштырачаклар, әлеге ризыкның төрле вариантларын тәкъдим итәчәкләр.

“Ак Барс” Гагарин кубогында финалга чыкты / Бүген “Ак Барс” хоккей командасы Чиләбенең “Трактор” командасын җиңде. Финалда көндәш әлегә билгеле түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз