Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
5 апрельдә Милли музейга һәм аның филиалларына керү бушлай булачак
5 апрельдә Казан халкы һәм кунаклары Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак. Бу учреждениенең туган көнен бәйрәм итү белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат үзәге.
Кунакларны Г.Тукай әдәби музеенда, А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеенда, В.И.Ленинның йорт-музеенда, М.Җәлилнең музей-фатирында, Е.А.Боратынский музеенда, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында, Ш.Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеенда, К.Насыйри музеенда һ.б. кабул итәчәкләр.
ТР Милли музееның матбугат хезмәте искә төшергәнчә, учреждениегә һәм аның филиалларына айның һәр беренче сишәмбесендә бушлай керергә мөмкин. Әмма бәйрәм датасы белән бәйле рәвештә традицион акция 4 апрельдән 5 апрельгә күчерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз