news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

5 апрельдә Казанда Рамазан ае уңаеннан автобуста йөрү бушлай булачак

30 нчы шәһәр автобусын җиңел танып булачак: аның алгы пыяласына «Зәкят» хәйрия фондыннан хәйрия маршруты» дигән язу урнаштырылачак.

5 апрельдә Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 30 нчы шәһәр маршруты буенча бушлай автобус җибәрәчәк. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Автобусны җиңел танып булачак: аның алгы пыяласына «Зәкят» хәйрия фондыннан хәйрия маршруты» дигән язу урнаштырылачак. Автобус салоны төрле төстәге шарлар һәм хәйриячелек турында баннерлар белән бизәләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Рамазан ае хөрмәтенә 30 нчы маршрут автобусында бушлай рейс узган ел Татарстан башкаласында беренче тапкыр оештырылды. Хәйрия акциясе 800 гә якын кешене колачлады.

Акция «Рамазан – игелекле гамәлләр ае» марафоны кысаларында үткәрелә. Аның максаты – гражданнарның игътибарын хәйриячелек темасына җәлеп итү һәм игелекле гамәлләр кылырга этәрү.

news_right_1
news_right_2
news_bot