news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бүген Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Бүген Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген, 5 апрельдә, Татарстан башкаласында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Шәһәрлеләр яшелчә, ит һәм сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык ихтыяҗлары өчен товарларны ваклап сату бәясеннән 15 процентка түбәнрәк бәядән сатып ала алачак.

Сәүдә 6:00 дән 13:00 гә кадәр алып барылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанда 14 сентябрьдән 29 декабрьгә кадәр булган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 664,7 млн сумлык продукция сатылган. Бу вакыт эчендә 14 мәйданчыкта барлыгы 16 ярминкә уздырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot