Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
5-6 сыйныф укучылары өчен көненә алты дәрес лимиты билгеләнде
Россия укучылары 7 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр көненә җидедән артык дәрес укый алмый. Башлангыч сыйныф укучылары өчен катгыйрак чикләүләр гамәлдә. Мондый нормалар ТАСС өйрәнгән баш дәүләт санитария табибы карары белән билгеләнгән.
Бишенче һәм алтынчы сыйныф укучылары өчен көненә алтыдан артык дәрес каралмаган. Беренче сыйныф укучылары максимум дүрт дәрес, ә атнага бер – биш дәрес белән шөгыльләнә ала (әгәр өстәмә шөгыль булып физкультура тора икән). 2-4 нче сыйныфларда көн саен бишкә кадәр рөхсәт ителә. Алар атнага бер тапкыр физкультура дәресе хисабына алты дәрес укый ала.
Расписание төзегәндә мәктәпләр, балаларның эшкә сәләтлелеген һәм предметларның катлаулылыгын исәпкә алып, атна дәвамында йөкләнешне тигез бүләргә тиеш.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз