news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

5-6 килолы тавык үстерүче арчалы җим ясау ысулын ачты – “Арча хәбәрләре”

Берсе-берсе 5-6 килолы "БК–16" дигән токымны үзе чыгарган ул. Аның тәкәсе дә 140 килолы, үгезе язга тонна ярымга җитә.

(Арча, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, “Арча хәбәрләре”, Ильяс Фәттахов).

Кычкыртып быргысын, уята барысын.

Кечкенәдән һәр балага яхшы таныш булган әлеге табышмак быел еш искә төшә.

Әтәч елында Арча районы Ашытбаш авылында яшәүче, һәрнәрсәдән хәбәрдар Рәис Шәкүров белән сөйләшми, кем белән сөйләшәсең инде?

– Әтәч нәрсәгә кирәк? – дидем мин аңа, уены–чыны белән бергә.

– Тавыкларга кирәк инде, – диде ул. – Чеби чыгарам дисәң, ун тавыкка бер әтәч булырга тиеш. Безнең менә 50 тавык, 6 әтәч бар. Йомырка өчен генә булганда күбрәк тавык булса да ярый.

– Нинди токым әтәчләр тотасыз?

– Арпа кикрикле элекке хуҗалык әтәче, кызыл төстә. Аннан йонлы аяклы брама токымлы әтәч, тагын "БК–16" дигәне бар...

– Анысы нинди токым була инде?

– Узган ел үзем бройлер белән кызыл әтәчне кушып чыгардым. Берсе–берсе биш–алты килограммлы. Әтәчләре аклы–кызыллы, тавыклары кызыл. Бройлер ягы көчлерәк булып чыкты, кылыч кикриклеләр.

Шундый кызыктырып сөйли Рәис, шул көнне үк Ашытбашка чыгып киттем.

– Әйдә, башта 140 килолы тәкә күрсәтәм, – диде ул.

Чем кара төстәге әлеге "баһадир" чыннан да тәэсирләндерерлек. Бер абзарда - сарыклар белән бәтиләр. Алары да без күреп ияләнгән вак–төяк кенә түгел.

Икенче абзарда янәшә бәйләнгән дәү–дәү ике үгез. "Язга тонна ярымга җитә инде алар, – ди хуҗа кеше. – Берсен хуҗалык сыерлары өчен тотам, фермадагы маллар лейкозлы бит".

Бу дөньядан канәгать, көр ат яныннан үтеп тавыклар өенә узабыз. Чынлап та, буралы өй инде ул. Чит кеше килгәнен белдереп әтәчләр тавыш биреп алды. Дүрт әтәч янәшә үк баскан, каз кадәрле, барыннан биек "БК–16"ны шунда ук танып алдым. Бу гаиләдә шундый татулык, әтәчләр дә үз дәрәҗәләрен белә, калай әтәчләр кебек очып кунарга тормый.

– Тавык кыш көне дә йомырка салырга тиеш, – ди Рәис. – Без менә көн саен 25–30 йомырка җыйнап алабыз. Новосибирскидан инкубатор сатып алган идем. Бүләккә 100 йомырка җибәргәннәр, шулардан 75 чеби чыкты. Шул токымны саклыйбыз. Өч көнгә ике йомырка салалар. Йон алыштырганда гына ике ай туктап торалар.

– Йомыркадан әтәчләр күбрәк чыгамы, тавыклармы?

– Моны үзең көйли аласың. Түгәрәк йомыркадан – тавык, очлы йомыркадан әтәч чыга. Мин Буада ветеринария техникумында укыдым. Имтихан билетында әтәчнең яшен ничек белеп була, дигән сорау чыкты. Типкесеннән, дим. Елга бер сантиметр үсә. Бишле алдым.

Сүз үзеннән–үзе ашату темасына күчә. "17 төрле азык ашатам, – ди Рәис. – Беренче – коры бодай, икенче – арпа, солы, борчак, бодайны тарттырып, пешереп бирәм.

– Пешереп бирү нәрсә өчен кирәк?

– Пешерелгән азыктан гына организмга шикәр бүленеп чыга, шикәрсез булмый.

Атнага ике тапкыр катнаш азык, яндырылган һәм яндырылмаган сөяк (төеп), атнага бер шешә ватып ашатам. Капчыкка салып, күзлек киеп ваклыйм. Бернәрсәсен калдырмыйлар. Шампан шешәсе бик әйбәт, Яңа елдан соң чүплектә күп алар, бүтән вакытта табып булмый. Бер елга җитәрлек итеп җыеп куям. Йомырка кабыклары ныклы. Тагын майда җыйган кычыткан көлтәсеннән өзгән юк. Шуңа йомырка сарысы да сап–сары. Көнгә 20 килограмм әйбер ашыйлар. Кызыл ком, вак таш та бар әле. Тавык кыш көне йомырка салса, үз–үзен аклый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100