news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

5-11 нче сыйныфлар өчен интерактив татар теле дәреслеге чыкты

Дәреслекне эшләүчеләр белдергәнчә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсен истә тотып, мондагы материалны төрле сыйныфларда (өйрәнгәннәрне кабатлаганда, олим

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Күптән түгел 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 5-11 нче сыйныфлар өчен интерактив татар теле дәреслеге чыгарылды. Эксперименталь рәвештә ул республикабызның берничә мәктәбендә экспертиза да узды. Бу дәреслекне әзерләүдә Казан дәүләт университеты һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе өлкәсендәге кырыкка якын галиме гаять зур көч куйган. Бүгенге көндә ул республиканың барлык мәктәпләренә җитәрлек күләмдә таратыла. Республика предмет олимпиадалары чорында интерактив дәреслекне тәкъдим итү чаралары да узды.
Дәреслекне эшләүчеләр белдергәнчә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсен истә тотып, мондагы материалны төрле сыйныфларда (өйрәнгәннәрне кабатлаганда, олимпиадаларга яки Бердәм республика имтиханына әзерләгәндә) файдаланырга мөмкин. Аларны укучылар, абитуриентлар һәм югары уку йортлары студентлары да куллана ала.
ТР Министрлар Кабинетының Мәдәният, спорт һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы җитәкчесе Фирая Шәйхиева хәбәр иткәнчә, татар телен өйрәнү буенча интерактив әсбаплар булдыруга бик нык игътибар бирелә. “Телләр программасы кысаларында ахыргы 3-4 ел эчендә мәктәпләр өчен егермегә якын шундый әсбап чыкты. Алар Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фәнис Яруллин, Гаяз Исхакый, Ризаэддин Фәхреддин һәм башка шәхесләребезнең тормышына, иҗатына багышланган. Шулай ук борынгы татар әдәбиятына багышланган интерактив дәреслек тә чыкты”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot