news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

49 мең татарстанлы сайлауларда беренче тапкыр катнашачак

Яшь сайлаучылар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясеннән кечкенә бүләкләр алачак.

49 мең татарстанлы сайлауларда беренче тапкыр катнашачак
Рамиль Гали

(Казан, 15 март, “Татар-информ”, Валерия Белова). Россия Президентын сайлауларга беренче тапкыр 49 мең унсигез яшьлек татарстанлы киләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова сөйләде.

Республика сайлау комиссиясе Татарстанда 18дән 35 яшькәчә булган 800 яшь сайлаучы барлыгын санаган.

“18 мартта беренче тапкыр 49 мең кеше сайлаячак. Без аларга аларның беренче сайлауларына шәхси чакыру җибәрдек. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлау участокларында аларга кечкенә генә сувенирлар: значоклар, брелоклар һәм паспорт өчен тышлыклар әзерләде. Яшь сайлаучыларга күңелле булыр, дип уйладык”, - дип сөйләде Надежда Борисова.

Аның сүзләренчә, һәр районда сайлау участогында 18 яшьлек сайлаучылар, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мини-бүләкләреннән тыш, шәхси сувенирлар да алачак.

Россия Президентын сайлаулар 17 мартта 23. 00 сәгатьтә беренче ачылачак Ерак Көнчыгыш сайлау участокларында старт алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot